Четверг, 28.03.2024, 20:10
Приветствую Вас Гость | RSS

Гимназия № 27 с татарским языком обучения

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Главная » 2011 » Март » 28
  25 мартта 5нче сыйныф укучылары Муса Җәлил музей-квартирасына сәяхәт кылдылар. Алар анда "Ялкын” журналы хезмәткәрләре белән очраштылар. Моның берничә сәбәбе бар, беренчедән, Муса Җәлил журналны оештыручыларның берсе булган. Аның тырышлыгы белән 1924 елда Мәскәүдә татар-башкорт балалары өчен әдәби-нәфис журнал буларак "Кечкенә иптәшләр” дип исемләнгән басма дөнья күрә. Икенче сәбәбе: быел "Ялкын” журналы Муса Җәлил премиясенә лаек булган.
   Укучылар журналның эшчәнлеге белән таныштылар, төрле бәйгеләрдә үзләрен сынап карадылар. Бу очрашу укучылар күңелендә матур хисләр калдырды.
Просмотров: 2926 | Добавил: ildusbatreev | Дата: 28.03.2011 | Комментарии (0)

Праздники России
Наш опрос
Хотели бы Вы учиться в гимназии №27?
Всего ответов: 209
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz