Четверг, 28.03.2024, 13:15
Приветствую Вас Гость | RSS

Гимназия № 27 с татарским языком обучения

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Январь 2014  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031

Главная » 2014 » Январь » 14
Бүген гимназиядә кунакта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ГИМС инспекторы Ягофаров Әнис Әдипович булды. Үзенең чыгышын бүген куркынычсызлык кагыйдәләренә багышлады. Балалар табигатьтә өч төрле (зәңгәр, ак һәм соры) боз бар икәнен һәм алар арасында иң куркынычы соры боз булуын, кеше авырлыгын уч төбе зурлыгындагы боз тотып тора алуын белделәр. Инспектор, боз астына китү очрагында, озакламыйча судан чыгу юлын карауны һәм салкын суда 10-15 минуттан артык тору - гомер өчен куркыныч тудыруын аңлатты.Иң мөһиме, укучылар нинди боз өстеннән йөрергә ярамаганын аңладылар, боз астына төшү очракларында ничек үз үзеңне коткарырга яки ничек башка кешегә ярдәм итү кирәклегенә төшенделәр.
Просмотров: 873 | Добавил: ildusbatreev | Дата: 14.01.2014 | Комментарии (0)

Праздники России
Наш опрос
Хотели бы Вы учиться в гимназии №27?
Всего ответов: 209
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz