Четверг, 25.04.2024, 06:32
Приветствую Вас Гость | RSS

Гимназия № 27 с татарским языком обучения

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

Главная » 2016 » Март » 12

9 март көнне гимназиябезгә кунакка күренекле шагыйрь, Г.Тукай һәм Һ.Такташ премияләре лауреаты Рәдиф Гаташ килде. Бу күркәм чара шагыйрьнең 75 еллык юбилеена багышланды һәм "Яңарыш" проекты эшен дәвам иттерүне максат итеп куйды. Укучылар Рәдиф абыйларының шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.Танылган шагыйребез үзе дә иҗат җимешләрен укучылар хозурына тәкъдим итте, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашуда  галимә, филология фәннәре докторы Ләйлә Ихсан кызы Минһаҗева да катнашты, Р. Гаташ иҗаты белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты, балаларга шагыйрь иҗатының үзенчәлекләре турында сөйләде. Әлеге очрашу һәркем күңелендә матур бер ядкяр булып калыр дип ышанасы килә!

Просмотров: 693 | Добавил: ildusbatreev | Дата: 12.03.2016 | Комментарии (0)

Праздники России
Наш опрос
Хотели бы Вы учиться в гимназии №27?
Всего ответов: 209
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz