Главная » 2013 » Март » 21 » Чын артистлар бездә!
01:17 Чын артистлар бездә! |
Казан дәүләт мәдәният һәм
сәнгать университетында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия
театры, К.Тинчурин исемендәге музыкаль-драма театры, Курчак театры, Яшь
тамашачы театры һәм "Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясе белән
берлектә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә эшләп килгән
профессиональ, яки үзешчән театрлар һәм киностудияләр өчен актерлар һәм
режиссерлар хәзерләнә. Шул уку йорты студентларның берсе - Хадиуллина
Ләйсән - бездә педпрактика уза.
Гимназиябез укучылары белән берлектә, Ләйсән Шәриф Хөсәеновның "Әни
килде” спектаклен сәхнәгә куйды. Рольләрне 3а,8а һәм 10а сыйныфы
укучылары башкарды. Тамашачылар спектакльне бик бирелеп карадылар. Ләйсән һәм гимназиябез артистлары университеттан килгән остазлар, тамашачылар тарафыннан зур бәя алдылар. Афәрин! |
Просмотров: 610 |
Добавил: ildusbatreev
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|