Пятница, 29.03.2024, 03:53
Приветствую Вас Гость | RSS

Гимназия № 27 с татарским языком обучения

Форма входа
Поиск
Календарь
«  Ноябрь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
252627282930

Главная » 2013 » Ноябрь » 26 » Победа "Татар егете 2013"
23:50
Победа "Татар егете 2013"
25 ноябрь К. Тинчурин исемендәге  театрында "Татар егете 2013” бәйгесенең йомгаклау гала-концерты узды. "Татар егете 2013” бәйгесенең төп максаты – милләтебезнең чын татар егете нинди булуын күрсәтү, аларның сәләтләрен, уңганлыкларын ачу. Калабызның 7 районыннан килгән баһадир сыман көчле, уңган, җитез егетләре шул вазифаны үтибез дип, конкурс кысаларында ярыш узырдылар. 11 сыйнф укучысы Руслан Мөһәмәдиев  "Татар егете 2013” конкурсында җиңүче булды!

Концерт агышы гаҗәеп ачышлар белән тулы иде. Тамашачылар егетләрнең барлык сәләтләрен күреп, сокланып утырдылар – биюгә, җырга, актерлыкка оста булган конкурсантлар иң элек үзләре белән визитка этабында таныштырдылар. Киләсе этап егетләрнең сәләт ягын ачты. Вахитов районы МББУ "Татар телендә белем бирүче 27нче гимназия” исемен яклап килүче егетебез Руслан Мөһәмәдиев Еникинең "Матурлык” әсәреннән алынган тетрәндергеч монологы белән тамашачыларны гына түгел, жюри әгъзаларын да таң калдырды.

Бәйге өлеше яндыргыч татар биюе белән тәмамланды. Егетләр монда да татар халкының чын горурлыгы итеп үзләрен күрсәтә белделәр. Жюри әгъзаләре киңәшләшүеннән соң, конкурсантлар "Сәйдәш вальсы” астына биеп, "Татар егете 2013” бәйгесенә нокта куйдылар.

Спорт һәм интелектуаль турларда җиңүче булган Руслан  "Татар егете 2013” титулын да яулап алды. Җитезлеге, акыллы булуы,  татар халкының тарихын һәм әдәбиятын яхшы белүе аңа зур ярдәм итте.

Русланны чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә шундый ук матур һәм батыр булсын, милләтебезгә хезмәт итсен.

Просмотров: 792 | Добавил: ildusbatreev | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Праздники России
Наш опрос
Хотели бы Вы учиться в гимназии №27?
Всего ответов: 209
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024
Бесплатный хостинг uCoz