Һөнәри бәйрәмнәр арасында Укытучылар көне, мөгаен, иң киң таралганыдыр. Чөнки бу бәйрәмне укытучылар гына түгел, ә алар белән нинди дә булса элемтәдә булган һәр кеше билгеләп үтә. Ә элемтәләрнең барысы да мәктәптән башлана. Башлангыч мәктәп-урта мәктәп-институт чылбырын үткәндә кеше, ким дигәндә, йөз укытучы белән очраша. Димәк, тулы ышаныч белән укытучы безнең язмышта зур урын алып тора, дип әйтергә мөмкин. Укытучы балага белем бирүче генә түгел, аның шәхесен тәрбияләүгә дә зур өлеш кертүче.
Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы 22нче сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр "Укытучылар елы" кысаларында "Укытучыңны котла!" һәм "Тәрбиячеңне котла!" акцияләрен уздырa. Көндә иртән торып балабыз мәктәпкә, яисә институтка укытучылар янына бара, көнен шулар арасында үткәрә, укытучы ярдәме белән белем туплый. Шуңа күрә аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмыйк, аларга исәнлек, саулык эшләрендә сабырлык телик!
Катнашырга теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмат монда: http://mon.tatar.ru/pozdrav_uchitelya.htm |