Главная » 2014 » Январь » 14 » Боз өстендә саклык чаралары
23:38 Боз өстендә саклык чаралары |
Бүген гимназиядә кунакта Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ГИМС инспекторы Ягофаров Әнис
Әдипович булды. Үзенең чыгышын бүген куркынычсызлык кагыйдәләренә
багышлады. Балалар табигатьтә өч төрле (зәңгәр, ак һәм соры) боз бар
икәнен һәм алар арасында иң куркынычы соры боз булуын, кеше авырлыгын уч
төбе зурлыгындагы боз тотып тора алуын белделәр. Инспектор, боз
астына китү очрагында, озакламыйча судан чыгу юлын карауны һәм салкын
суда 10-15 минуттан артык тору - гомер өчен куркыныч тудыруын аңлатты.Иң мөһиме, укучылар нинди
боз өстеннән йөрергә ярамаганын аңладылар, боз астына төшү очракларында
ничек үз үзеңне коткарырга яки ничек башка кешегә ярдәм итү кирәклегенә
төшенделәр. |
Просмотров: 929 |
Добавил: ildusbatreev
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|