Главная » 2010 » Март » 18 » "Иң яхшы ел укытучысы – 2010"
15:57 "Иң яхшы ел укытучысы – 2010" |
"Иң яхшы ел укытучысы – 2010" бәйгесе старт алды. 2010 нчы елның 15 февралендә шәһәрнең методик үзәгендә бәйгедә катнашучылар арасында җирәбә үткәрелде. Җирәбә нәтиҗәсендә бәйге сынауларының тәртибе җайга салынды.
16 февральдә бәйгедә катнашучыларның документлары жюри әгъзалары тарафыннан каралды.
17 февраль – бәйгенең иң кызган чагы. Укытучылар көчләрен Идел буе районының 18 нче татар гимназиясендә сыйныф сәгатьләре һәм ата – аналар җыелышы үткәреп сынаштылар. Шулар арасында Кифая Василовна да 4 нче сыйныфлар тарафыннан сайлап алынган "Дуслык – нәрсә ул?" темасына сыйныф сәгате үткәрде. "Дуслык - нәрсә дигән сүз?", "Нинди кешене без дус дип атыйбыз?", "Чын дус һәм ялган дус нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?" кебек сорауларга фикер алышуда укучылар бик теләп катнаштылар. "Дуслык" агачын үстерү тәрбияви һәм белем бирү ягыннан зур әһәмияткә ия.
"Гаиләдә әти - әнинең балага тискәре мөнәсәбәтендә - укытучының укучыга ярдәме" темасына үткәрелгән ата – аналар җыелышында да Кифая Василовна югалып калмады, шул темага кагылышлы мәсьәләләрне әти - әниләр белән уртага салып сөйләште.
18 февраль. 4 нче сыйныфта "Сыйфат сүз төркемен кабатлау" темасына үткәрелгән татар теле дәресе укучылар күңелендә озак сакланыр. Бу дәрестә укучыларның сүз байлыгын үстерү һәм телгә мәхәббәт тәрбияләү күздә тотылды. Методик семинарда Кифая Василовна бик теләп үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Төрле педагогик технологияләрен уңышлы куллануын ассызыклады.
Хакимова Кифая Васил кызы "Иң яхшы татар теле укытучысы – 2010" номинациясендә шәһәр күләмендә 2 нче урынны алды. Афәрин! Котлыйбыз!
Шәһәр мэры Илсур Метшин Казан Ратушасында шәһәр бәйгесендә җиңүчеләрне кайнар котлады.
|
Просмотров: 1247 |
Добавил: ildusbatreev
| Рейтинг: 0.0/0 |
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|