Кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, иминлек, эшегездә зурдан – зур уңышлар, кояштай озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!!! Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә - якты дөньяны ? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит кыяны? Кем елмая җәйге таң аткандай, Балкып китә шундук тирә-як? Нәфислеге гөлләр сокланырлык, Көләчлектә аңа тиңнәр юк? Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы. Тормыш яме - Әнкәй, хатын- кыз !!!
|