"Сәләт” лагере турында күпләрнең ишеткәне бардыр, мөгаен,монда төрле өлкәләрдә сәләтле булган балалар җыела: кемдер фәндә, кемдер сәнгатьтә көчле. 1994 елдан ничә мең бала бу лагерьга эләгеп, "Сәләт” мәктәбен үткән, үз идеяләрен камилләштергән һәм тормышка ашырган… "Сәләт” елдан-ел киңрәк колач җәя. 1994 елда Арча педагогика
көллияте нигезендә эшли башлаган лагерьда беренче сменада 65 бала
булса, хәзер ел саен 1500дән артык бала ял итә, ә бүген исә лагерь
5000(!) бала кабул итәргә әзер. "Сәлкеш” булган бала инде үсеп, мәктәп
яшеннән чыккач, әйдәманнар (вожатый) мәктәбендә укырга һәм лагерьда
әйдәман була ала. "Сәләт” лагере төрле юнәлештәге аланнардан гыйбарәт.
"Сәләт” яшьләр үзәгенең "Lingua-Тел” лингвистика мәктәбе проекты эшләп
килә. Биредә мавыктыргыч формада төрле телләр өйрәнергә, белгәннәрен
практикада ныгытырга мөмкин. Интеллектуаль юнәлештә эшләүче иң төп алан –
"Раушан”да математика, физика, информатика, журналистика, ораторлык
сәнгате һәм башка өлкәләрдә белем алырга, тәҗрибә тупларга була.
"Сәләт-санак” аланы исә информатика һәм информацион технологияләр белән
кызыксынучылар өчен аеруча кызыклы булыр. "Сәләт-шәхес” аланында конкурентка сәләтле шәхес, лидерлар тәрбиялиләр. Психология, ораторлык сәнгате дәресләре укытыла, төрле интеллектуаль уеннар оештырыла…
"Сәләт” лагере вәкилләре менә шундый кызыклы тәкъдимнәр белән
укучыларыбызның күңелләрен кузгалтып киттеләр, шәт, теләк белдерүчеләр
шактый булыр |